В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аңа 39 яшь булган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы июль). Казан зооботаника бакчасында Кучум кушаматлы озын гомерле көрән аю үлгән. Ул 1980 елда туган һәм ике айлык вакытында Казан зоопаркына эләккән.
Тыныч һәм басынкы холкы һәм тәм-томнар сораганда матур кыланышлары өчен аны барысы да яраткан, сыйлаган. Аю шәп ата булган - ул үзенең пары Сигналка кушаматлы аю белән бергә берничә буын аю балалары үстергән.
Кыргый табигатьтә сирәк очрый торган аю 32-33 яшькә кадәр яши, шуңа күрә Кучумны озын гомерле дип атыйлар – кеше гомере белән чагыштырганда аның яше 110 елга якынлаша. Соңгы берничә ел дәвамында Казан зооботаника бакчасының ветеринария табиблары Кучум рационына сәламәтлек халәтен яхшыртуга ярдәм итә торган күп витаминнар керткәннәр, дип хәбәр итә зоопаркның матбугат хезмәте. Әмма зоопарк табиблары һәм хезмәткәрләренең бөтен тырышлыгына карамастан, Кучумның йөрәге чыдый алмаган.
Кучум киткәннән соң зоопаркта тагын ике көрән аю калган: 16 яшьлек Фомка һәм 13 яшьлек Маша. Моннан тыш, зооботаника бакчасында ике ак аю яши: 16 яшьлек Терпей һәм 23 яшьлек Малышка.