Гуанако баласы ныгыган һәм хәзер аягында нык тора, тугыз айга кадәр ул әнисе сөте белән тукланачак
Казанның зооботаника бакчасында яңа торучы барлыкка килде — ул гуанако парының баласы. Лунтик һәм Лучи өчен бу беренче нәсел.
Бала 26 нчы июньдә дөньяга килде. Шушы вакыт эчендә ул ныгыган һәм хәзер аягында нык тора. Әнисе белән бергә бала тирә-юнь дөньясын өйрәнә: ком, кояш һәм яшел үлән аның кызыксынуын уята.
Караучылар яңа туган гуанаконың җенесен билгеләделәр — бу актив, кызыксынучан һәм шаян кыз. Тугыз айга кадәр ул әнисе сөте белән тукланачак, әмма хәзер үк башка ризыкны да (үлән, яфраклар һәм үсемлек ботаклары) татып карый.
Гуанако — дөяләр гаиләсеннән лам ыругы имезүчесе, йортлаштырылган ламаның токымы. Гуанаконың йөклелеге 11 ай дәвам итә, соңгы айларда гына корсагы күренә башлый. Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, гуанако халыкара Кызыл китапка кертелгән.