Әлегә баланың җенесен белмиләр
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 20 нче октябрь). Казанның зооботаника бакчасында Бразза маймыллары гаиләсе арткан. Ата мартышка Игорь һәм ана мартышка Муфаса әти-әни булган.
Бала ике атна элек, 7 нче октябрьдә дөньяга килгән. Җенесе әлегә билгеле түгел, чөнки бала әнисенә нык береккән. Бүгенге көндә ул үзен яхшы хис итә һәм аппетит белән ашый.
Киләсе ай ярым-ике ай Муфаса сабыйны ныгыганчы үз өстендә йөртәчәк. Шуннан соң ул үзе йөри алачак.
Игорь һәм Муфаса гаиләсендә бу инде икенче бала. Беренчесе, Илюша, узган елның июлендә туган. Ул балага карата кызыксыну күрсәтә, әмма шул ук вакытта, шук характерына карамастан, үзен бик ипле тота, дип хәбәр иттеләр Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәтендә.
Исегезгә төшерәбез, апрель аенда биредә тагын бер артым булды – лемур Марта бала тудырды. Бу аның беренче генә бала китерүе түгел: 2021 елда – бер бала, ә 2022 елда игезәк бала тапкан.