Алар тарихи өлешнең иң матур бизәге булдылар
Бүген Казан зооботаника бакчасының тарихи өлешендә умырзаялар чәчәк аткан. Бу матур үсемлек Россиянең Кызыл китабына кертелгән.
Умырзаялар төрле шартларда, шул исәптән ярымкүләгәдә яки кояшлы кишәрлекләрдә үсәргә мөмкин. Алар дымлы туфракны өстен күрә, дип хәбәр иттеләр зооботаника бакчасында.
Географик ареал Үзәк Европа һәм Урта диңгез, Кече Азия һәм Фәләстин илләрен, Россиянең, Кавказ һәм Кавказ артының көньяк төбәкләрен, шулай ук Каспий диңгезенең көньяк яр буйларын колачлый.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, бу айда зооботаника бакчасының тарихи территориясенең ачык грунтында тюльпаннар барлыкка килгән. Теплица стеналарында хөрмәнең җимешләре өлгергән. Ә «Слоновник» павильонында килүчеләрне үзенең матурлыгы белән кливия шатландыра – амариллислар гаиләсе үсемлекләре.