Бәләкәчләр үзләрен яхшы хис итә, ана сөте белән туклана.
Фото: Казан зооботаника бакчасы
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче февраль). Казан зооботаника бакчасында яңа яшәүчеләр барлыкка килгән – өч бәрән туган.
Бәләкәчләр үзләрен яхшы хис итә, хәзер әниләре белән җылытылган аерым вольерда яши, бераз үскәч аларны төп өер яши торган вольерга күчерәчәкләр. Зооботаника бакчасының иске өлешендә барлыгы 30 лап сарык бар.
Зооботаника бакчасының матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, пар тояклы имезүчеләр елга берничә тапкыр балалый.