Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
23.05.2024, 10:09

Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасында беренче тапкыр зебра туган

Ике ел эчендә зоопаркта 134 хайван, шул исәптән сирәк төрләр дөньяга килгән

«Замбези елгасы» зооботаника бакчасында беренче тапкыр зебра баласы дөньяга килгән – Казанга ел ярым элек кайтартылган биш яшьлек ана зебра балалаган. Зебралар өч елга бер тапкыр бала китерә һәм, кагыйдә буларак, берне генә. Шуңа күрә мондый вакыйга зоопарклар өчен сирәк күренеш. Ана зебра һәм аның баласы хәзерге вакытта вольерда, кунаклар янына әлегә чыкмыйлар. Алар үзләрен яхшы хис итә, ә бәләкәч зебра инде йөгерергә өйрәнә. Якын арада зооботаника бакчасы аңа исем сайлау буенча конкурс игълан итәчәк.

Фото: Денис Гордийко

Зебра баласы 19 нчы майга каршы төндә дөньяга килгән. Аңа, әтисе Рома исеменә охшатып, Ромашка дигән вакытлыча кушамат биргәннәр. Әнисе – Нокта исемле зебра. Ул Казан зоопаркына Күбәләк һәм Джанго кушаматлы зебралар белән бергә 2022 елның декабрендә кайтартылган. Хайваннар шәһәр мэры Илсур Метшин тарафыннан сатып алынган.

«Замбези елгасы»ндагы мондый вакыйгага сөенми мөмкин түгел. Без Казан зоопаркы өчен Чапман зебраларын озак эзләдек. Башта коронавирус пандемиясе башлану сәбәпле кыенлыклар килеп туды, аннары сәяси вазгыять үзгәрде. Нәтиҗәдә яшь зебраларны Франциянең сафари-паркында таптык. Ноктаның бик тиз әни булуы, минемчә, хайваннарның биредә үзләрен уңайлы хис итүләре турында сөйли», – дип билгеләп үтте Илсур Метшин.

Зоопаркның «Тояклылар» бүлеге мөдире Татьяна Буслова сүзләренә караганда, Нокта һәм Ромашка тулысынча сәламәт, аларга ветеринария табибларының ярдәме таләп ителмәгән. Хайваннарга аерым вольер бүлеп биргәннәр. Яңа туган сабый, әнисен яхшырак истә калдыру өчен, бер атна дәвамында башка так тояклыларны күрергә тиеш түгел. Табигатьтә ата-ана белән бала арасында бәйләнеш булмаса, соңгысы үләргә мөмкин.

Яңа туган зебра баласының аппетиты яхшы – һәр сәгать саен, ләкин аз-азлап ашый. Киләсе ике ай эчендә ул анасының сөте белән тукланачак. Соңрак Ромашка печән, үлән, концентратлар, шулай ук кишер, алма, чөгендер, бәрәңге һәм башка җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне татып карый алачак.

Зоопарк хезмәткәрләре, сөте күп булсын өчен, ана зебраның да ризыгын төрлеләндерә. Нокта беренче көннән үк Ромашканы үзе ашата, аны карый һәм яклый.

Кичә Ромашка тәүге тапкыр ябык вольердан чыккан һәм йөгерергә өйрәнә башлаган. Моңа кадәр ул, әнисе хәрәкәтләрен кабатларга тырышып, сикергәләп кенә торган. Гомумән алганда, зебра баласы үзен тыныч тота, шул ук вакытта бик кызыксынучан, дип сөйләделәр зоопарк хезмәткәрләре.

Бер атнадан Ромашканы Күбәләк белән таныштырачаклар. Бераз үсә төшкәч, ул личи антилопалары, марабу һәм тәвә кошлары белән бер территориядә йөреячәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Франциянең сафари-паркында Нокта белән Күбәләкнең исемнәре Зик-Зик һәм Зак-Зак булган. Әмма Казан зоопаркы хезмәткәрләре бер зебраның сыртындагы рәсем – ноктаны, ә икенчесендә канатларны хәтерләтүенә игътибар иткән. Хайваннарны танырга җиңелрәк булсын өчен, киперлар аларга яңа исемнәр биргән – Нокта һәм Күбәләк.

Исегезгә төшерәбез, ике ел эчендә Казан зоопаркында 134 баш хайван дөньяга килгән. Белгечләр моны яхшы күрсәткеч, дип атый, димәк, аларга үзләрен уңайлы хис итү өчен шартлар җитәрлек.

Зоопаркта барлыгы 134 төр хайван яши. Узган ел башка шәһәрләрдән Казанга 10 төр хайван: чәнечкекойрыклар, сцинк, гади агама, гекконнар, фазаннар һәм Азия филе кайтартылган.

Камилә Вилданова

Фоторепортаж
Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасында беренче тапкыр зебра дөньяга килгән
Видеорепортаж
23.05.2024 10:24
Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасында беренче тапкыр зебра дөньяга килгән
Барлык яңалыклар