Скульптураларга килүчеләр бәя бирәчәк, алар үзләренә ошаган кар эшләре өчен тавыш бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы февраль). Ел саен үткәрелә торган кар сыннары форумы 22 февральдә Казан зооботаника бакчасында узачак. Быелгы конкурсның темасы "Тын урман. Көньяк-Көнчыгыш Азиянең сайрар кошлары".
Форумда традиция буенча Казанның сәнгать мәктәпләре укучылары катнашачак. Аларның эшләрен бәяләү бурычы үзләренә ошаган кар сыннары өчен тавыш бирүчеләргә биреләчәк.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана, нәтиҗәләр 14.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр чыгарылачак, дип хәбәр итәләр Казан зооботаника бакчасында.