Шәһәр халкы бакчаның төрле яшәүчеләрен күрә һәм аларның үз-үзләрен тотышы турында белә алачак
Иртәгә, 12 февральдә, «Замбези елгасы»ның яңа территориясендә галим Чарльз Дарвинның туган көненә багышланган «Эволюция в деталях» тематик экскурсиясе узачак.
Экскурсия вакытында килүчеләр төрле хайваннарны күрә һәм аларның яшәү өчен уникаль сыйфатларын һәм үз-үзләрен тотышын үзенчәлекләрен белә алачак.
Моннан тыш, кунакларга генетик мутацияләрнең роле, заманча биотөрлелек формалашуда табигый сайлап алу һәм нәселдәнлек турында сөйләячәкләр, дип хәбәр иттеләр KZN.RU корреспондентына Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәтендә.
Экскурсия 15:00 дә башлана. Анда теләгән һәркем катнаша ала, зооботаника бакчасына керү билетын гына түләргә кирәк.
Кунакларны «Замбези елгасы» территориясендәге түгәрәк кибет янында Һади Такташ урамы, 120 адресы буенча көтәләр.