В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ерткыч үзен яхшы хис итә, үсемлек азыгы белән туклана.
Фото: Казан зооботаника бакчасы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы март, Алинә Бережная). Язның килүен Казан зооботаника бакчасында яшәүчеләр сизеп алган – шушы көннәрдә көрән аю Фома уянган. Ерткыч үзен яхшы хис итә, үсемлек азыгы белән туклана.
Бүлек зооинженеры Наталья Петрова сүзләренә караганда, аю әле бераз йокылы, әмма хайваннар өчен бу кышкы йокыдан соң нормаль хәл. «Без аңа түшәмәне алыштырдык, дымлы саламны җыйдык, яңасын өстәдек. Фома күп вакытны урамда уздыра», – дип сөйләде белгеч.
Ерткычның рационында үсемлек азыгы күбрәк – алма, чөгендер. «Кыргый табигатьтә йокыдан соң аюлар актив рәвештә ашарга әзер түгел, тамыр, ботаклар ашыйлар. Соңрак рационга ит, балык өстәячәкбез», – дип хәбәр иттеләр зооботаника бакчасында .
Маша дигән аю әлегә кышкы йокысын дәвам итә. Енотларга килгәндә, алар йокыга бары тик көчле салкыннарда гына китә, дип сөйләделәр зооботаника бакчасында.