Карантиннан соң кошларны күлгә чыгарганнар
Фото: Марат Мөгыйнов
Кызыл үрдәк – суда йөзүче үрдәк кошлар семьялыгыннан. Ул үзенең кызгылт-көрән төстә булуы белән аерылып тора, шул ук вакытта башлары – аксыл, ә канат каурыйларына ак һәм кара төс хас.
Зооботаника бакчасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, кызыл үрдәкләр бик озакка парлаша, нәсел тәрбияләүдә ата үрдәк тә, ана үрдәк тә катнаша. Ата үрдәк – чын сакчы, үз территориясенә читләрне кертми. Әгәр дә башка кошлар чикне бозсалар, җавап үзен озак көттерми. Ана үрдәк шулай ук балаларына һәм ата үрдәккә ярдәмгә килергә һәрвакыт әзер.
Элегрәк Казан зооботаника бакчасында геккон баласы дөньяга килүе турында хәбәр ителгән иде. Кәлтәләр пары өчен бу беренче нәсел. Сөйрәлүчеләр ТР башкаласына узган елның августында китерелгәннәр.