Хәзер ерткычны, ашкайнату системасын нормальләштерү өчен, яшелчә һәм икмәк белән тукландыралар.
Фото: Казан зооботаника бакчасының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче март). Казан зооботаника бакчасында 21 яшьлек көрән аю Фома кышкы йокысыннан уянган.
Ерткычның «өне» - салам җәелгән ябык эчке вольер. Яз җитү белән Фома көн саен 10-30 минутка прогулкага чыга, шуннан соң кабат йокыга китә.
Хәзер аю күбрәк вакытны урам вольерында үткәрә. Ерткыч бик яхшы формада, кызыксынучан һәм күтәренке кәефтә; аның мехы чиста, куе һәм ялтырап тора , дип хәбәр итә зооботаника бакчасының матбугат хезмәте.
Фоманың рационы үсемлек азыклардан гыйбарәт, ул яшелчә һәм икмәк белән туклана. Аюның ашкайнату системасы дөрес эшли башласын һәм перистальтика башлансын өчен ит ризыгы әкренләп кертеләчәк.