Мәгариф учреждениесе 1501 укучыга исәпләнгән
Фото: Мәгариф идарәсе
Бүгенге көнгә объектта подвал өлешендә стеналар күтәрелгән һәм идәннәр җәелгән. Эчке инженерлык челтәрләрен сузу эше башланды, дип хәбәр итә Казанның мәгариф идарәсе.
«Весна-2» торак комплексындагы мәктәп – яңа уку елына ачылачак өч мәктәпнең берсе. Калган икесе М14 микрорайонында (1224 урынга) һәм «Новые Горки» торак комплексында (1224 урынга) урнашачак.
Казанда бәби-бум дәвам итә. 2026 елда укучылар саны якынча 200 меңгә җитәр дип көтелә. Шәһәрдә яңа мәктәпләр өчен – 63, яңа балалар бакчалары өчен 134 җир кишәрлеге резервланган.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Казанда мәктәпләр төзү буенча шәһәр рекорды куелды. 2023 елның 1 нче сентябрендә ТР башкаласында барлыгы 6 мең балага исәпләнгән дүрт яңа уку йорты беренче укучыларын кабул итте. Мәктәпләр Совет районында (М.Мәхмүтов исемендәге 184 нче гимназия корпусы), Яңа Савин районында (107 нче гимназия), Киров районында (182 нче политехник лицей корпусы) һәм Идел буе районында (186 нчы лицей корпусы) ачылды. Бүгенге көндә ТР башкаласында 170 муниципаль мәктәп эшли, аларда 164 меңгә якын бала белем ала.