Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
29.07.2021, 15:37

Казанның «Солнечный город» торак комплексында интерактив укыту комплексы булган яңа балалар бакчасы ачылачак

Учреждениенең уку елына әзерлеген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров бәяләде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июль, Камилә Гобәйдуллина). Казанның Идел буе районында Гариф Ахунов урамы, 16а адресы буенча урнашкан 3 мең кв. м мәйданлы иркен бинада берьюлы ике социаль учреждение – олылар поликлиникасы һәм 4-нче номерлы балалар бакчасы филиалы ачылуга әзерләнә. Икенче корпуста урнашкан яңа балалар бакчасына язылу инде ачылган, ул 150 сабыйны кабул итә алачак. Бүген шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров ремонт эшләренең барышы белән танышты. «Финанс мәсьәләләре хәл ителде инде, хәзер срокларны хәл итәсе калды. Ата-аналар һәм балалар 1-нче сентябрьгә «Солнечный город»та кояш бәйрәме булуын көтәләр», – диде ул.

Бина 2015 елда төзелгән һәм 2017 ел ахырында файдалануга тапшырылган, ә объектны шәһәр балансына күчергәннән соң 2020 елның сентябрендә анда микрорайонда бик нык кирәкле социаль объектлар – аерым керү юлы булган өлкән поликлиника һәм балалар бакчасы урнаштыру турында карар кабул ителгән. Р.Гафаровка сөйләгәнчә, катнаш төрдәге балалар бакчасында 8 төркем формалаштырылачак, язылу ачык. «Микрорайонда чиратлар белән бәйле вәзгыять, әлбәттә, киеренке. 3 балалар бакчасы тулган инде. Шуңа күрә бу бина безгә бик кирәк», – дип билгеләп үтте Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы Марат Закиров. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә объектта әзерлек эшләре төгәлләнеп килә. Җылыту системаларына опрессовка үткәрелгән, хәвеф төймәсе һәм куркынычсызлык датчиклары, видеокүзәтү системалары, төтен чыгару һәм автоматик янгын сигнализациясе урнаштырылган. Хәзер эшчеләр вентиляция системасын, контроль һәм керү белән идарә итү системасын тикшерә.

Җиһазлар белән тәэмин итүгә 10 млн 498 мең сум күләмендә финанслау бүленгән, дип хәбәр итте балалар бакчасы мөдире Марина Сафиуллина. «Исемлек төзелде, тизрәк эшли башлау өчен иң кирәкле әйберне генә керттек. Матурлыкны да булдырачакбыз, биредә әлегә төзелештән соңгы интерьер», – дип сөйләде ул. М.Сафиуллина билгеләп үткәнчә, филиал, төп бина кебек үк, танып белү-сөйләм юнәлешенә ия, әмма учреждениенең үз үзенчәлекләре дә булачак. «Без төбәк компоненты буенча тагын бер яңа юнәлеш алдык. Методик интерактив комплекс тәкъдим иттеләр. Ул балаларны милли мәдәният, тарих, табигать, сәнәгать, республиканың истәлекле урыннары белән таныштырырга ярдәм итәчәк», – дип ассызыклады ул.

М.Сафиуллина сөйләгәнчә, методик интерактив комплекс Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә булдырылган. Аның буенча уку бер үк вакытта өч телдә (татар, рус, инглиз) тематик блоклар буенча алып барыла: дәүләтчелек, истәлекле урыннар, предприятиеләр, мәдәният, гореф-гадәтләр, лингвистика. Мөдир сүзләренә караганда, комплекс махсус программа тәэмин ителеше булган интерактив көйләнгән панель булып тора. Аның ярдәмендә балалар экранга кагылып, уен формасында дистәләгән иҗади бирем үти һәм мәктәпкәчә белем ала алачак. Комплекс шулай ук «Оживариум» интерактив буяуны да үз эченә ала.

Р.Гафаров музыка, спорт залларын, медицина кабинетын һәм азык-төлек блогын карады.

Персонал эзләү мәсьәләсе проблемалы булып кала бирә. Р.Гафаровка хәбәр итүләренчә, әлегә учреждение өчен бер пешекче, өч тәрбияче һәм ике бала караучы тапканнар. Башкарма комитет җитәкчесе Мәгариф идарәсенә штатны туплау белән балалар бакчасына ярдәм итүне йөкләде. «Бу һәрвакыт иң катлаулы сорау. Укытучы-тәрбиячеләрне җыярга ярдәм итәргә кирәк. Микрорайон зур, бәлки, кемдер башка объектларда эшли һәм аңа ерак йөрергә туры киләдер, ә монда йорт янында булачак. Бу мәсьәләне хәл итүегезне үтенәм», – дип йомгаклады ул.

Эш киңәшмәсендә шулай ук Казан Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов, шәһәрнең Социаль өлкә учреждениеләрен карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү департаменты директоры Петр Королев, Казан шәһәр Думасы депутаты Елена Глухарева һәм башкалар катнашты.

Фоторепортаж
Казан Башкарма комитеты җитәкчесе 4-нче номерлы балалар бакчасы филиалында ремонт-төзелеш эшләре барышын тикшерде
Видеорепортаж
29.07.2021 13:06
Казанның Г.Ахунов урамында яңа уку елына 4-нче номерлы балалар бакчасының филиалы ачылачак
Барлык яңалыклар