В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Салават күпере»нең икенче кварталында бюджет оешмалары хезмәткәрләре, ятим балалар, яшь һәм күп балалы гаиләләр яшәячәк.
Фото: Денис Гордийко
М.Гәрәев урамындагы 2-4-1, 2-4-2 һәм 2-4-3 номерлы йортларда яшәүчеләргә фатир ачкычлары тапшырылды. Биредә Бөек Ватан сугышы ветераннары, бюджет оешмалары һәм предприятие хезмәткәрләре, ятим балалар, грант алучы табиблар, яшь һәм күп балалы гаиләләр яшәячәк.
Шәһәр халкын өй туе белән ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры урынбасары Булат Гыйльманов котлады. Ул «Сандугач» торак комплексының беренче алты йортын элегрәк файдалануга тапшырганнарын искәртеп үтте. «Хәзер дүртенче комплексның өч йортыннан ачкычлар тапшырабыз. Тагын тугыз йорт 2022 ел ахырына кадәр төзелеп бетәчәк», - дип хәбәр итте Б.Гыйльманов.
Өч яңа йортның барысы да тугыз катлы. Бер йортта 72 фатир урнашкан, аларның гомуми торак мәйданы 4,8 мең кв. м тәшкил итә. Башка ике йортта гомуми мәйданы 5 мең кв. м булган 108 фатир. Фатирлар яшәү өчен тулысынча әзер, сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясе счетчиклары, җылылык көйләгечләре һәм мәгълүматларны читтән торып санау системасы белән җиһазландырылган. «Сандугач» торак комплексы барлыгы 18 торак йорттан торачак.
Яңа торак комплексын төзү концепциясе гражданнарның фикерләрен исәпкә алып формалаштырылган. Алар дәүләт торак фонды тарафыннан социаль челтәрләрдә үткәрелгән сораштыруларда катнашкан һәм йортлар биеклеген 10 катка кадәр генә ясауны сайлаганнар.
Моннан тыш, ишегалларында уен, спорт, яшел һәм ял итү өчен башка зоналар урнашачак. Ял итү өчен тавышлы зоналар ишегалларыннан читтә 400 метр озынлыктагы җәяүле бульварга чыгарылачак. Йорт яны территорияләрендә «машинасыз ишегалды» концепциясе гамәлгә ашырылган, дип хәбәр итә ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте.