Балалар махсус велосипедларда 380 метрлы трассаны үттеләр
Фото: «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы июнь). Горки-Әмәт урманында узган «Бәхет белән ярыш» велосипед узышында сәламәтлек үзенчәлекләре булган 105 бала һәм яшүсмер катнашты. Бу хакта «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Велосипед узышларында җитди диагнозлар куелган балалар катнашты, алар өчен 380 метрлы кечкенә трассаны узу да катлаулы сынау булып тора. Шуңа да карамастан, барлык балалар да дистанцияне махсус велосипедларда уңышлы үттеләр.
Быел ярышларга Казанга Самара кешеләре дә килде.
«Без мондый чарада беренче тапкыр катнашабыз. Борчылдылар, еладылар, хәтта барырга да теләмәделәр. Баланы билгесез нәрсә куркыта. Ярыштан соң медаль алгач, сез аның шатлыгын һәм сөенечен күрсәгез иде. Әлеге чараны оештыру, балаларга һәм аларның ата-аналарына бирелгән уңай эмоцияләр өчен рәхмәт. Ерак араларны юкка гына үтмәдек. Барысы да искитмәле. Чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга игелек, бәхет һәм нык сәламәтлек телим. Бик зур рәхмәт!» – дип уртаклашты бер баланың әнисе.
Чара ел саен «Альпари» хәйрия фонды, «Игелекле Казан» автоном коммерцияле булмаган оешмасы химаясе астында һәм Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе ярдәме белән үткәрелә.
Шулай ук бүгеннән шәһәрнең өч паркында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус велосипедларны бушлай прокатлау пунктлары эшли башлады. Инвалидлык турында белешмә булганда, велосипед алып, Горки-Әмәт урманында, Җиңү паркында һәм Урицкий паркында йөрергә мөмкин.