В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Беренче спектакльләр 10-нчы һәм 11-нче сентябрьдә узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). Казан Яшь тамашачылар театрында «Чиксез театр» проекты кысаларында начар күрүче һәм начар ишетүче тамашачылар өчен җайлаштырылган спектакльләр күрсәтү яңартыла. Әлеге сезонда беренче спектакльләр 10-нчы һәм 11-нче сентябрьдә узачак – тамашачыларга «Нәни принц» һәм «Оскар һәм алсу әни» куелышларын күрсәтәчәкләр.
Исегезгә төшерәбез, «Чиксез театр» – «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды һәм Казан Яшь тамашачы театры проекты, ул театрда сәламәт тамашачылар өчен дә, инвалидлыгы булган кешеләр өчен дә спектакль карау мөмкинлеге тудыра. Начар күрүче тамашачыларга спектакльләр наушниклар аша тифлокомментатор белән сәхнәдә булган хәлләрне сурәтли (декорация, хис-кичерешләр һәм актерларның гамәлләре), ә сурдотәрҗемәче спектакльне ишарәләр теле ярдәмендә «ишетергә» ярдәм итә.
Проектның премьерасы узган елда булды, беренче «Кыргый» спектакле тулы зал җыйды диярлек. Көзен Казан Яшь тамашачылар театры сәхнәдә икенче куелышны – «Яшь алмалар»ны тәкъдим итте. Быел театр репертуарыннан ике яңа спектакль җайлаштырылган.
10-нчы һәм 11-нче сентябрьдә узачак спектакльләр 18.30 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә «Яхшы эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.