Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). Быел язучы, ТР башкаласында туып-үскән Василий Аксеновның тууына 90 ел һәм Казан дәүләт яшь тамашачы театрына нигез салынуга шулай ук 90 ел була. Май ахырында Яшь тамашачылар театрында Василий Аксенов әсәрләре буенча куелган «Гена Стратофонтов маҗаралары» спектакленең премьерасы булачак.
Ул «Минем бабам – һәйкәл» һәм «Шакылдый торган сандык» повестьлары мотивлары буенча куелган. Яшь тамашачылар театры матбугат хезмәтендә билгеләп үтелгәнчә, спектакльнең режиссеры – ГИТИСны тәмамлаган Тимур Галиев. Тамашаның төп герое – тәрбияле гаиләдән Ленинград пионеры Гена Стратофонтов, ул маҗаралар, көтелмәгән сюжет әйләнешләре белән тулы фантазияләр дөньясы буйлап сәяхәт итә.
Спектакльнең премьерасы 26 нчы һәм 27 нче майда 18:30 сәгатьтә була.