Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.12.2022, 16:45

Казан яшь тамашачылар театрында Тукай әкиятләре буенча «Көч китабы» мультимедиа мюзиклы тәкъдим ителәчәк

Спектакль шагыйрьнең «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» әсәрен театр бинасында беренче укуына 100 ел тулуга багышланган.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы декабрь). 24 нче декабрьдә Казан яшь тамашачылар театрында «Көч китабы» мультимедиа мюзиклы премьерасы була. Габдулла Тукай әкиятләре буенча постановка татар шагыйренең «Печән базары, яки Яңа Кисекбаш» әсәрен театр бинасында беренче укуына 100 ел тулуга багышланган.

Спектакльнең сюжеты буенча гадәти бер малай әкият геройлары Мияубикә, Кәҗә һәм Сарык, Су Анасы, Шүрәле, Кисекбаш һәм Дию белән бергә сәяхәт итә. Алар төрле төсле визуаль эффектлар ярдәмендә сәхнәдә тереләчәк. Тамаша ахырында төп герой кешенең чын көченең нәрсә эшли алуын аңлар.

Спектакльдәге рольләрне республиканың атказанган артистлары Алсу Густова, Павел Густов, Алексей Зильбер, Елена Калаганова, Владимир Никитин, Василий Фалалеев, Гүзәл Шакирҗанова, Дмитрий Язов һәм башка артистлар уйнаячак. Музыкаль режиссер – Диана Сәфәрова, иҗат продюсеры – Альберт Мәхмүтов, драматург – Андрей Лысяков. Артистларның пластикасы өстендә Мария һәм Марсель Нуриевлар эшләгән, видеоконтент белән «Взмах» студиясе шөгыльләнгән. Композитор – Тимур Вәлиев, спектакльнең рәссамы һәм арт-директоры – Анна Гантимурова.

Премьера 16:00 сәгатьтә булачак. Елның соңгы аенда музыкаль әсәрне көн саен карарга мөмкин. Керү – билетлар буенча, дип хәбәр итә Казан яшь тамашачылар театры матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар