В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«А»дан «Я»га кадәр театрның популяр тарихы» циклыннан лекция 30 нчы майда узачак.
Фото: Казан Яшь тамашачылар театрының матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы май). Казан Яшь тамашачылар театрында 30 нчы майда «А»дан «Я»га кадәр театрның популяр тарихы» циклыннан чираттагы лекция узачак. Тыңлаучыларга XVIII гасыр Италия театры турында сөйләячәкләр һәм «Король-Олень», «Турандот» һәм башка театр әкиятләрен иҗат итү тарихы белән таныштырачаклар.
Лекцияләрдә катнашучыларны ул вакыттагы күренекле драматурглар Карло Гольдони һәм Карло Гоцци белән таныштырачаклар, Гольдониның «Трактирщица», «Слуга двух господ» комедияләре, Гоцциның «Любовь к трем апельсинам» театр әкиятләре һәм башка күп нәрсәләр турында сөйләшәчәкләр.
Лектор булып филология фәннәре кандидаты, доцент, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Елена Николаевна Шевченко чыгыш ясаячак.
Лекция 19:00 сәгатьтә башлана. Билетларны «Пушкин картасы» буенча да сатып алырга мөмкин, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.