Киләсе тамаша апрель аена планлаштырылган
Фото: Казан яшь тамашачы театры матбугат хезмәте
Кергәндә начар ишетүче инвалидларга наушниклар бирелә, аның аша спектакльнең сүзле тасвирламасы трансляцияләнә. Спектакльне караганда, тифлокомментарий башка тамашачыларга комачауламый.
«Минем алда, спектакльнең бөтенлеген җимермичә, тифлокомментарийны спектакльнең зәгыйфь материясенә органик рәвештә үреп, якты визуаль һәм эмоциональ картина тудыру бурычы тора иде. Спектакльне адаптацияләү өстендә бер ай эшләдек һәм мин театрга әлеге кыю эксперимент өчен рәхмәтлемен. Бу гадәти булмаган матур спектакльне күрү мөмкинлегеннән мәхрүм ителгәннәр хәзер моны эшли алачак», – дип билгеләп үтте тифлокомментатор Гөлүсә Закирова.
Режиссер Диана Сәфәрова тарафыннан Андрей Лысяков пьесасы буенча сәхнәләштерелгән спектакль тамашачыларны мультимедиа технологияләре ярдәмендә татар әкиятләре һәм фольклор персонажлары дөньясына алып керә.
Спектакль «Үзенчәлекле караш» программасы гранты һәм «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фонды ярдәме белән яраклаштырылган. Бу сезонда сукыр тамашачылар Казан яшь тамашачы театрының «Капитан кызы» һәм «Төньяк балкышы» спектакльләрендә дә була алачак.