Чаралар кинорежиссерның 90 еллыгына багышланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 30 нчы март). Казан дәүләт яшь тамашачы театры Андрей Тарковскийның тууына 90 ел тулу уңаеннан режиссерның фильмнары турында лекцияләр циклын башлап җибәрә.
Кино белгече Әдилә Хәйбуллина «Зеркало» һәм «Иваново детство» фильмнарында режиссер теле турында сөйләячәк.
Беренче лекция Тарковскийның туган көнендә, 4 нче апрельдә, 16:00 сәгатьтә театрның көзгеле залында узачак. Анда тыңлаучыларга режиссерның «Иваново детство» фильмында ничек сәнгать чынбарлыгын чагылдыруы турында сөйләячәкләр. 5 нче апрельдә 18:30 сәгатьтә театр сәхнәсендә Казан яшь тамашачылар театры куелышында шул исемдәге спектакль күрсәтелә.
Керү – билетлар буенча, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.