Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче июнь). 15 нче июньдә Казан дәүләт яшь тамашачы театрында шәһәр халкына Василий Аксеновның балалар прозасы турында сөйләячәкләр. Түләүсез лекция республика башкаласында туып-үскән язучының әсәрләре буенча куелган спектакль премьерасына багышлана.
Чараны филология фәннәре докторы, профессор, әдәби тәнкыйтьче Артем Скворцов үткәрәчәк. Ул тыңлаучыларга В.Аксеновның балалар прозасы үзенчәлекләре, повестьларының автобиографик булуы, язучының теле һәм сәнгати алымнары турында сөйләячәк.
Лекция 17.00 сәгатьтә башлана. Анда катнашу өчен алдан
сылтама буенча теркәлү кирәк, дип хәбәр итә Казан яшь тамашачылар театры матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, 26 нчы һәм 27 нче майда Яшь тамашачылар театрында Василий Аксенов әсәрләре буенча куелган «Гена Стратофонтов маҗаралары» спектакленең
премьерасы булды. Спектакль театр репертуарына тумышы белән Казаннан булган, танылган язучы Василий Аксенов тууына 90 ел тулу һәм театрның 90 еллык юбилее алдыннан кертелде. Аның режиссеры – ГИТИСны тәмамлаган Тимур Галиев. Т.Галиев куйган спектакль «Минем бабам – һәйкәл» һәм «Нәрсәдер шакылдый торган сандык» повестьлар мотивлары буенча куелган.