В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Тамашачыларга «Кыргый» һәм «Ибраһим әфәнде» спектакльләре тәкъдим ителәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче февраль). 27 нче февральдә Казан яшь тамашачылар театрында «Игелекле эшләр көне» фонды ярдәме белән «Чикләрсез театр» хәйрия проекты кысаларында чираттагы мәртәбә спектакльләр күрсәтеләчәк.
13:00 сәгатьтә 8 яшькә кадәрге балалар өчен «Кыргый» спектаклен тәкъдим итәчәкләр, ә 18:00 сәгатьтә 14 яшьтән өлкәнрәк тамашачылар «Ибраһим әфәнде» спектаклен карый ала. Начар күрүче казанлыларга тифлокомментатор наушник аша сәхнәдә барган вакыйгаларны (декорацияләр, эмоцияләр һәм актерлар гамәлләрен) тасвирлаячак, ә сурдотәрҗемәче начар ишетүчеләргә бөтен нәрсәне ишарәләр теле ярдәмендә «ишетергә» ярдәм итәчәк.
«Чикләрсез театр» проекты дүртенче ел гамәлгә ашырыла. Мөмкинлекләре чикләнгән тамашачылар өчен 6 спектакль яраклаштырылган: «Кыргый», «Яшәртә торган алмалар», «Кечкенә принц», «Оскар һәм Алсу төстәге әни», «Джельсомино Ялганчылар илендә» һәм «Ибраһим әфәнде». 2021 елда проект «Хәйриячелек һәм корпоратив социаль җаваплылык» номинациясендә Идел буе федераль округының «Серебряный лучник» X региональ премиясе җиңүчесе дип танылды. Әлеге махсус әзерләнгән спектакльләрдә 600 гә якын начар күрүче һәм ишетүче тамашачы булды, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» фондының матбугат хезмәте.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тамашачылар өчен ташламалы билетлар алу мәсьәләсе буенча +7(987)211-37-47 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.