Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.02.2020, 15:43

Казан яшь тамашачылар театрында тифлокомментарийлар һәм сурдотәрҗемә белән «Кечкенә принц» спектакле күрсәтеләчәк

Спектакль «Театр - һәркем өчен» проекты кысаларында начар күрүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен җайлаштырылган.

(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). 6-нчы февральдә Казан яшь тамашачылар театры сәхнәсендә «Кечкенә принц» спектакле күрсәтеләчәк. Куелыш тифлокомментарийлар һәм сурдотәрҗемә белән үрелеп барачак.

Күрү сәләте начар булган тамашачыларга тифлокомментатор махсус җайланмалар аша сәхнәдә булган хәлләрне (декорацияләр, эмоцияләр һәм актерларның гамәлләре) тасвирлый, ә сурдотәрҗемәче начар ишетүче тамашачыларга спектакльне ишарәләр теле ярдәмендә «ишетергә» ярдәм итә. Тамаша 18.30 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, спектакль «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды һәм Казан яшь тамашачылар театрының «Театр - һәркем өчен» проекты кысаларында начар күрүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен җайлаштырылган. Проект бер үк вакытта сәламәт тамашачылар өчен дә, инвалид кешеләр өчен дә спектакльләрне карауны уңайлы итә. «Дикий» премьера спектакле узган елның апрелендә күрсәтелгән иде һәм тулы зал җыйды. Көз көне Казан яшь тамашачылар театры сәхнәсендә проектның икенче спектакле – «Яшь алмалар»ны тәкъдим иттеләр.

Проектны тормышка ашыру дәвам итә – быел «Кечкенә принц»тан тыш, начар күрүчеләр һәм начар ишетүчеләр өчен «Оскар һәм Алсу әни» спектакле әзерләнгән.

Киләсе тамаша 23-нче мартта булачак - тамашачылар «Оскар һәм Алсу әни» спектаклен карыячак. Ел дәвамында шундый 10 спектакль күрсәтү планлаштырыла, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар