Начар күрүчеләргә һәм начар ишетүчеләргә тифлокомментатор һәм сурдотәрҗемәче ярдәм итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Исегезгә төшерәбез, «Чикләрсез театр» - «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды һәм Казан Яшь тамашачылар театры проекты, ул театрда сәламәт тамашачылар өчен дә, инвалидлыгы булган кешеләр өчен дә спектакль карау мөмкинлеге тудыра. Проект икенче ел тормышка ашырыла. Бүгенге көндә «Чикләрсез театр» кысаларында 6 спектакль адаптацияләнгән: «Кыргый», «Яшәртә торган алмалар», «Кечкенә принц», «Оскар һәм Алсу әни», «Джельсомино Ялганчылар илендә» һәм «Ибраһим әфәнде».
8-нче декабрьдә булачак спектакль 18.30 сәгатьтә башлана. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән тамашачылар өчен ташламалы билетлар алу мәсьәләсе буенча +7(987)211-37-47 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр иттеләр«Игелекле эшләр көне» хәйрия фондында.