В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Начар ишетүче һәм начар күрүче тамашачыларга сурдотәрҗемәче һәм тифлокомментатор ярдәм итәчәк.
Фото: vk.com/kazantuz
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче ноябрь). 3 нче декабрьдә Казанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Дикий» спектакле күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Күрү сәләте бозылган тамашачыларга тифлокомментатор наушниклар аша сәхнәдә барган вакыйганы (декорация, эмоция һәм актерларның гамәлләрен) тасвирлаячак, ә сурдотәрҗемәче начар ишетүчеләргә ишарәләр теле ярдәмендә барысын да «ишетергә» ярдәм итәчәк.
Тамаша 11:00 сәгатьтә башлана. Ташламалы билетлар алу мәсьәләсе буенча сәламәтлеге чикләнгән кешеләр театрга +7(917)256-67-50 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.
«Чиксез театр» проекты инде дүртенче ел тормышка ашырыла. Яшь тамашачы театрында 6 спектакль сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә яраклаштырылган: «Дикий», «Молодильные яблочки», «Маленький принц», «Оскар и Розовая мама», «Джельсомино в Стране Лжецов» һәм «Господин Ибрагим». 2021 елда проект Идел буе «Хәйриячелек һәм корпоратив социаль җаваплылык» номинациясендә «Серебряный Лучник» X төбәк премиясенең җиңүчесе дип табылды. Әлеге чорда махсус тамашаларда начар күрүче һәм начар ишетүче 600 гә якын тамашачы булды.