Тамашачыларга «Нәни принц» спектаклен тәкъдим итәчәкләр.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). 29-нчы майда Казан Яшь тамашачылар театрында «Чиксезләрсе театр» проекты кысаларында начар күрүче һәм начар ишетүче тамашачылар өчен җайлаштырылган спектакль булачак. Тамашачыларга «Нәни принц» дип исемләнгән спектакль тәкъдим ителәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Чикләрсез театр» – ул «Изге эшләр көне» хәйрия фонды һәм Казан яшь тамашачылар театры проекты, ул театрда барлык тамашачылар өчен дә, шул исәптән инвалидлык белән кешеләр өчен дә, спектакльләр карауны мөмкин итә. Спектакльләрдә тифлокомментатор колакчын аша сәхнәдә барган вакыйгаларны сурәтли (декорацияләр, эмоцияләр һәм актерларның гамәлләре), ә сурдотәрҗемәче спектакльне ишарәләр теле ярдәмендә «ишетергә» ярдәм итә.
Проект инде өченче ел гамәлгә ашырыла. Яшь тамашачылар театры репертуарыннан 6 спектакль җайлаштырылган инде – «Дикий», «Молодильные яблочки», «Маленький принц», «Оскар и Розовая мама», «Джельсомино в Стране лжецов» и «Господин Ибрагим»
29-нчы майда спектакль 13:00 сәгатьтә башлана. Сәламәтлек ягыннан чикләнгән тамашачылар өчен ташламалы билетлар алу мәсьәләсе буенча +7(987)211-37-47 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фондының матбугат хезмәте.