В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшь тамашачылар Г.Х.Андерсенның «Кыргый үрдәк» әкияте мотивлары буенча «Кыргый» спектаклен күрәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). 27-нче апрельдә Казан яшь тамашачы театрында тифлокомментлау һәм сурдотәрҗемә белән балалар спектакле күрсәтеләчәк. Мөмкинлекләре чикле балалар Г. Х. Андерсенның «Кыргый үрдәк» әкияте мотивлары буенча «Кыргый» спектаклен күрәчәкләр. Проект «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла.
13.00 сәгатьтә башланачак спектакль вакытында залда тифлокомментатор һәм сурдотәрҗемәче эшләячәк. Алар начар күрүче һәм начар ишетүче балаларга сәхнәдә булган хәлләрне аңларга ярдәм итәчәк, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды матбугат хезмәте.
Шул ук спектакль балаларны яклау көненә, 2-нче июньдә күрсәтеләчәк. Шулай ук проект кысаларында 26-нчы майда «Яшәртүче алмалар» спектакле күрсәтеләчәк.
Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева билгеләп үткәнчә, Казанда балалар өчен мондый спектакльләр куелганы булмаган әле. «Казанда өлкәннәр өчен мондый спектакльләр куелган булса да, начар күрүче һәм начар ишетүчеләр өчен җайлаштырылган балалар постановкалары юк иде әле, ә балачак – кешенең дөньяга карашы формалашкан вакыт бит», - ди Айгөл Горнышева.
Моннан тыш, Яшь тамашачылар театры проектка ярдәм йөзеннән «Баланы театрга алыгыз!» акциясен башлап җибәрде. Әйтик, 26-нчы апрельгә кадәр, үзең өчен билет сатып алганда, аз керемле гаиләләрдән булган һәм инвалид балалар өчен өстәмә бер яки берничә билет сатып алырга мөмкин. Сатып алынган билетларны театр кассасындагы хәйрия тартмасында калдырырга яки билетны театр сайтыннан сатып алган очракта, t.kazanskiy@kazan-tuz.ru почтасына җибәрергә була .