В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Постановкада сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән артистлар катнаша.
Фото: Яшь тамашачы театры матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче декабрь). 9-нчы декабрь көнне Казан яшь тамашачылар театрында «Зәңгәр кош» инклюзив спектакле була.
Спектакль режиссер һәм педагог Дарья Хуртина җитәкчелегендә «Создавая театр» иҗат лабораториясендә куелган. Проект өстендә лабораториянең 17 катнашучысы эшли, шул исәптән 7 инвалидлыгы булган кеше. Спектакльдә шулай ук ТР халык артисты Нина Калаганова, ТР атказанган артистлары Алсу Густова, Алексей Зильбер һәм Дмитрий Язов катнаша.
«Зәңгәр кош»та синең кем булып тууың әһәмияткә ия түгел, ә синең җаның һәм миссияң мөһим дигән фикер ачыла. Сюжет буенча Тильтиль белән Митиль исемле балалар урыны белән бик куркыныч булган төш күрәләр һәм анда үзләре дә катнашалар. Әмма алар куркуларына каршы баралар һәм ахырда чын бәхет табалар.
Спектакль 13:00 сәгатьтә башлана. Керү теркәлү буенча ирекле, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте.
Спектакль Казанда Инвалидлар декадасы кысаларында күрсәтелә.