В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кунакларга кабул иткеч җайланма белән наушниклар бирелә, аның ярдәмендә спектакльнең тасвирламасын ишетергә мөмкин
Фото: Казан яшь тамашачы театры
Күрмәүче тамашачыларга, залга кергәндә, кабул иткеч җайланма белән наушниклар бирелә, аның аша спектакльнең тифлокомментатор Гөлүсә Закирова тарафыннан башкарылган сүзле тасвирламасы трансляцияләнә. Спектакльне караганда, тифлокомментарий башка тамашачыларга комачауламый.
Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яраклаштырылган спектакльләр арасында Александр Пушкинның «Капитан кызы» драмасы, Андрей Лысяковның Габдулла Тукай әкиятләре мотивлары буенча куелган «Көч китабы» мультимедиа мюзиклы һәм Ирина Васьковскаяның Идел буе халыклары әкиятләре һәм легендалары мотивлары буенча төшерелгән «Төньяк балкышы» мультфильмы бар.
Инициативаны гамәлгә ашыру «Үзенчәлекле караш» программасы кысаларында «Сәнгать, фән һәм спорт» хәйрия фондының грант конкурсы ярдәмендә мөмкин булган.
Элегрәк театрда ишетү һәм күрү сәләте бозылган тамашачылар өчен алты спектакль яраклаштырылган иде, дип хәбәр иттеләр Казан яшь тамашачы театры матбугат хезмәтендә.