В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Акциянең беренче көнендә мобиль кабиналарга 53 хатын-кыз килгән
Фото: ТР ССМ Республика онкология клиник диспансеры
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче октябрь). Атна ахырына кадәр Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә хатын-кызларның онкология авыруларын профилактикалау кабинетлары эшли. Республика онкология диспансеры табиблары барлык теләүчеләр өчен күкрәк сәламәтлеге турында бушлай шәхси консультацияләр үткәрә.
Акция 2 нче октябрьдә башланды. Бу көнне беренче алты сәгать эчендә 53 хатын-кыз мобиль профилактика кабинасына килде. Табиблар шәһәрдә яшәүче хатын-кызларга 8 нче октябрьгә кадәр 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Павлюхин урамы, 91 адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгендә консультация бирүне дәвам итәчәк.
Акцияне «Дальше» онкология авырулары булган хатын-кызларга ярдәм итү хәйрия фонды һәм «Мы вместе – Без бергә» онкопациентларга ярдәм итү төбәкара оешмасы оештырды.