В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ерткычларга исемнәрне тамашачылар сайлаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март, Алинә Бережная). 11-нче март көнне Казан циркында дүрт юлбарыс туган. Магда кушаматлы аналары тумышы белән Татарстан башкаласыннан, моннан берничә ел элек җирле зооботаника бакчасында дөньяга килгән, ә аннан соң цирклар белән гастрольләрдә йөри башлаган. Сабыйларның Мартин кушаматлы аталары Казанга Кырым циркы белән чыгыш ясарга килгән.
Магда гастрольләргә Казанга гыйнвар аенда килде. Юлбарысларның тууы цирк хезмәткәрләре өчен көтелмәгән хәл булды. Хәзер ана юлбарыс репетицияләрдән азат ителгән, ул үз вакытын балаларына багышлый. Яңа туган юлбарыс балаларының хәле тотрыклы, дип хәбәр итте Казан циркы директоры Рамил Шәрифуллин. Аларның киләчәк язмышы әлегә билгеле түгел, алар әти-әниләре белән гастрольләрне дәвам итәр дип көтелә.
Сабыйлар өчен исемнәрне цирк тамашачылары сайлар, дип планлаштырыла. Мәҗбүри шарт - алар ата-аналары исемнәренең беренче хәрефеннән башланырга тиеш.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу хайваннарның Казан циркында тууның беренче генә очрагы түгел. 2019 елның 9-нчы маенда биредә пони туды, аны Салют дип атадылар.