В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Анда Россия шәһәрләреннән һәм Казахстаннан килгән спортчылар катнашачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче ноябрь). 17-нче ноябрьдә Казанның Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә Kazan Open киокусинкай бөтенроссия турниры, шулай ук Казан ачык чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Анда Россия шәһәрләреннән һәм Казахстаннан килгән спортчылар катнашачак.
Катнашучылар берничә яшь категориясендә – 12-13 яшьлек малайлар һәм кызлар, 14-15 яшьлек егетләр һәм кызлар, 16-17 яшьлек яшүсмерләр, 18 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар һәм хатын-кызлар - төрле авырлык категорияләрендә көч сынашачак.
Ярышларның барлык призерлары дипломнар һәм медальләр алачак, ә җиңүчеләр кубоклар белән бүләкләнәчәк.
Ярышлар 10.00 сәгатькә планлаштырылган, турнирның тантаналы ачылышы 17-нче ноябрьдә 13.00 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә Физик культура һәм спорт комитеты.