Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.09.2022, 13:57

Җиңү проспекты буенча урнашкан Казан ишегалларының берсендә дүрт яшьләр клубы үз эшчәнлеген тәкъдир итәчәк

16 нчы сентябрьгә кадәр «Подросток» берләшмәсе клубларында ачык ишекләр көннәре уза.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче сентябрь). 16 нчы сентябрьгә кадәр Казанның яшүсмерләр клубларында ачык ишекләр көннәре уза. Җиңү проспекты буенча урнашкан ишегалдында үз эшчәнлеген берьюлы берничә клуб тәкъдир итә. Очрашуга килүчеләр өчен мастер-класслар, концертлар һәм башка күңел ачу чаралары әзерләнгән.

14 нче сентябрьдә 17:00 сәгатьтә Волков ур., 84 адресы буенча урнашкан «Форпост» яшүсмерләр клубында кунаклар өчен планлаштыру нигезләре һәм кул көрәше буенча мастер-класслар уздырачаклар. Кунаклар алдында шулай ук саксофончы Тимур Сабирҗанов чыгыш ясаячак. 18:00 сәгатьтә Мәүлетов ур., 21 адресы буенча урнашкан «Алга» яшьләр үзәге дә барлык теләүчеләрне чакырып кала, анда шулай ук мастер-класслар һәм концерт булачак, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.

15 нче сентябрьдә 14:00 сәгатьтә Гарифьянов ур., 34 адресы буенча урнашкан «Алтын Кул» яшүсмерләр клубында ачык ишекләр көне узачак. Ә 17:30 сәгатьтә Җиңү проспекты буенча 56 нчы йорт ишегалдында теләүчеләрне «Иволга», «Пазлы», «Арабеска» һәм «Алиса» яшүсмерләр клублары вәкилләре көтә. Чара программасына шахмат турниры, концерт һәм мастер-класслар кертелгән.

Шул ук көнне 17:00 сәгатьтә С.Халтурин урамы, 11/10 адресы буенча урнашкан «Свои» клубында очрашу башлана. Кичнең хедлайнеры OneCover – Sumprill төркеме вәкиле булачак. Кунакларга шулай ук физика буенча тәҗрибә һәм вокал номерлар күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, чарада «Свои в моменте» фотокүргәзмәсе һәм флешмоб узачак, анда кунаклар үз фотосурәтләрен таба һәм өенә алып китә алачак, дип хәбәр итә Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе.

15 нче сентябрьдә 14:00 сәгатьтә Зәкиев урамы, 25а адресы буенча урнашкан «Кояш нуры» яшүсмерләр клубында ачык ишекләр көне узачак.

16 нчы сентябрь көнне 17:00 сәгатьтә теләге булганнар өчен Минусинск ур., 1 адресы буенча урнашкан «Олимпиец» клубы ишекләрен ачачак, дип хәбәр ителә «Подросток» берләшмәсенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге бергәлегендә.

«Подросток» берләшмәсе һәм һәр клуб эше турында тулырак мәгълүматны бердәм бушлай 8(800)707-95-47 кайнар линия номерына шалтыратып белергә була.

Барлык яңалыклар