В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ансамбль бәйрәм җырларын һәм Яңа ел хитларын башкарачак
Фото: Парклар һәм скверлар дирекциясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы гыйнвар). Казанның Балыкчы бакчасында беренче тапкыр «Атмосфера» вокаль ансамбле чыгыш ясаячак. Хор бәйрәм җырларын һәм популяр Яңа ел композицияләрен башкарачак.
Яраткан көйләреңне тыңлап, бакчаның тылсымлы атмосферасын 18 нче гыйнварда тоярга мөмкин булачак. Концерт 19:00 сәгатьтә фонтан янында башлана. Керү ирекле.
Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясендә чара 7 нче гыйнварда булырга тиешлеген искәрттеләр, әмма салкыннар аркасында аны күчерделәр.
Бу кышта Балыкчы бакчасы беренче тапкыр казанлыларны Яңа ел бизәлеше белән сөендерә – әлеге урынны төзекләндерү көз көне тәмамланды. Биредә бәйрәмчә матур: керү төркеме бизәлгән, парк периметры буенча гирлянда сузылган, ә бакчаның үзенчәлеге – быел утыртылган тере чыршы. Агач совет стилендә флаглар һәм уенчыклар белән бизәлгән.
Киңлекнең үзәк элементы балыкчы скульптурасы белән фонтан да бизәлгән. Аның касәсеннән гирлянда асылынып тора, ә конструкция периметры буенча яңа ел бизәкләре белән каркас урнаштырылган.