В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул күренекле мөселман дин эшлеклесе исемен йөртәчәк.
Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы май). Казанның Залесный поселогында «Әхмәтзәки» мәчете ачылды. Аның төзелеше 2018 елда башланган иде. XX гасырның күренекле мөселман дин эшлеклесе Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин хөрмәтенә аталган яңа мәчет Казанның Киров һәм Мәскәү районнары мөхтәсибәтендә уналтынчы булды.
2 нче майда, Ураза гаете көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов аның ачылышында катнашты. Мәчеттә беренче намазны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үткәрде.
Мәчет комплексына берничә бина керә: мәчет үзе, мәдрәсә, имам йорты, дини хезмәтләр күрсәтү бинасы, ислам әдәбияты һәм мәгърифәт бинасы, хуҗалык блогы.
Намаз залы 120 кешегә исәпләнгән. Бинаның беренче катында гардероб, ир-атлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен тәхаратханәләр урнашкан. Икенче катта уку бүлмәләре, никах залы, хатын-кызлар өчен намаз бүлмәсе бар, аның диварларына Коръән аятьләре төшерелгән.
Мәчет каршындагы территория төзекләндерелгән – анда брусчатка җәелгән һәм яктырткычлар урнаштырылган, аз мобильле мәхәллә кешеләре өчен җайлаштырылган керү юлы ясалган. Киләчәктә биредә балалар мәйданчыгы җиһазландырылачак, агачлар һәм куаклар утыртылачак. Моннан тыш, мәчет янында корбан чалу өчен корпус, хәләл продуктлар кибете, шулай ук ритуаль хезмәт булачак.
«Әхмәтзәки исемендәге мәчет комплексы» проектын «Гаилә» мәчете архитекторы, проектчысы Лира Гәрәева рәссам, архитектор, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Кол Шәриф мәчете проекты авторларының берсе Айвар Саттаров белән берлектә эшләгән. Мәчет интерьерын дизайнер, тарихчы Искәндәр Богданов уйлаган, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
«Әхмәтзәки исемендәге мәчет комплексы» Залесный поселогы, Осиново тыкрыгы, 16а адресы буенча урнашкан.
Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин 1970-1990 елларда Казанның Мәрҗани мәчете имамы булып тора. Шулай ук ул күп кенә хәзерге дин әһелләренең остазы санала.