Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
03.05.2023, 17:11

Казанның Күзәмәт бистәсендә «Ак Барс» гольф-клубы һәм балалар гольф академиясе ачылды

Тантанада Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче май). Бүген Казанның Күзәмәт бистәсендә «Ак Барс» гольф-клубы һәм балалар гольф академиясе ачылу тантанасы узды. «Бу – Татарстанда иң югары дәрәҗәдәге гольф ярышларын кабул итә алырлык беренче колачлы проект», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов. Чарада шулай ук шәһәр Мэры Илсур Метшин да катнашты.

«Казан шундый дәрәҗәдәге спорт объектларына лаек. Рәхим итегез! Гольф белән шөгыльләнегез», – дип теләде Рөстәм Миңнеханов чарада катнашучыларга. Ул яңа спорт объектына ихтыяҗ булачагына ышаныч белдерде. Клуб һәм гольф академиясе шәһәр халкын физик культура һәм спорт белән шөгыльләнергә, шулай ук сәламәт буын тәрбияләргә ярдәм итәр дип көтелә.

Россия Федерациясенең гольф буенча өлкән тренеры Игорь Ивашин ачылышта чыгыш ясаганда: «Татарстанда гольфның үсүенә шатмын. Монда инде яхшы гольфчылар үстергәннәр. Барысы да балачактан башлана, шуңа күрә балаларга күнегүләр ясауларын, өйрәнүләрен, җиңүләрен телим. Гольфның республикада популяр спорт төре булуын телим», - дип җиткерде.

«Ак Барс» гольф-клубы Казанның Күзәмәт бистәсендә 83 гектар мәйданда урнашкан. Клубның гольф-кыры ике тренировка мәйданчыгы булган 18 чокырга исәпләнгән. Объект тәүлегенә 500 кешегә кадәр кабул итә ала. Биредә гольф академиясе бинасы, административ-көнкүреш комплексы, склад-гараж һ.б. урнашкан, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Видеорепортаж

Фоторепортаж
Казанның Күзәмәт поселогында «Ак Барс» гольф-клубы һәм балалар гольф академиясе ачылды
Барлык яңалыклар