Медицина учреждениесе Азино микрорайонындагы һәм Совет районының үзәк өлешендәге поликлиникаларны бушатачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 7-нче сентябрь, Алинә Бережная). Константиновка торак массивында гомуми практика табиблары һәм участок педиатрлары офисы ачылачак. Медицина учреждениесе 4 меңнән артык җирле халыкны колачлаячак, бу Азино микрорайоннарында һәм Совет районының үзәк өлешендә булган поликлиникаларны бушатырга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта бүген Казан Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә район башлыгы Роман Фәтхетдинов сөйләде.
«Халык белән очрашуларда, шулай ук онлайн-сораштыруларда без район медицина учреждениеләренә карата даими рәвештә кире элемтә алабыз. Халык поликлиникаларның җитмәве, белгечләргә зур чиратлар булуы һәм биналарның ерак урнашуы турында сөйли», - диде ул.
Шулай итеп, Константиновка бистәсендә яшәүчеләр үтенече буенча, тиздән гомуми практика табиблары һәм участок педиатрлары офисы эшли башлаячак. Бистәдә яшәүчеләр белгечләрнең квалификацияле ярдәмен ала, шулай ук өйдән ерак түгел анализлар тапшыра алачак. Хәзерге вакытта төзелеш эшләре ахырына якынлашып килә.
Шулай ук медицина учреждениеләре җитмәү проблемасы Танкодром микрорайонында да саклана. Халык үтенече буенча, Латыш Укчылары урамындагы 10-нчы номерлы күпфатирлы йортның беренче катын медицина учреждениесе өчен бүлеп бирү турында карар кабул ителде. Капиталь ремонттан соң биредә 10 терапевтлык участогы урнашачак, алар микрорайонда яшәүче 20 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтәчәк.
Совет районы халкы ремонттан соң яңартылган 6-нчы номерлы шәһәр балалар поликлиникасына табиблар кабул итүенә эләгә ала, ул Отрадная урамы, 38а адресы буенча урнашкан. Шулай ук 18-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең Гвардия урамы, 65 адресы буенча урнашкан хатын-кызлар консультациясендә дә ремонт үткәрелә. Ел ахырына кадәр Николай Ершов урамы, 65 адресы буенча урнашкан «РЖД-Медицина» поликлиникасында ремонт эшләре төгәлләнәчәк.
Совет районы башлыгы искә төшергәнчә, җәй көне Казанда А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник инфекция хастаханәсенең яңа корпусы ачылды. Объект рекордлы кыска вакыт - 100 көн эчендә төзелгән. Яңа корпуста COVID-19 һәм башка куркыныч авырулар белән авыручы пациентларны дәвалаячаклар. Аның сыйдырышлылыгы - 232 урын, кирәк булганда 504 ятак җәелдерергә мөмкин булачак.