Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.06.2023, 10:18

Казанның Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы балалар поликлиникасының филиалы ачылды

Яңа медицина учреждениесендә Михаил Мурашко, Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин булдылар

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче июнь). Казанның Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы балалар поликлиникасының филиалы ачылды. Анда заманча амбулатория һәм пациентларны уңайлы кабул итү өчен кирәкле бар нәрсә бар. Бүген яңа учреждениедә РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм шәһәр Мэры Илсур Метшин булды.

«Бу федераль коллегаларыбыз белән берлектә республикада гамәлгә ашырыла торган объектларның берсе. Алар шактый күп, илебез Президенты Владимир Путинга һәм Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустинга чын күңелдән рәхмәтлебез. Безнең сөйләрлек, горурланырлык әйберләребез күп, Михаил Мишустинның барлык үгет-нәсихәтләрен кабул иттек, техник күрсәткечләргә ирешеләчәк», - диде ТР Рәисе.

«Балалар сәламәтлегенә мондый игътибар бирелүе бик күңелле, балаларга ярдәм итүче медицина оешмалары атна саен ачыла. Бу реабилитация үзәкләре, стационарлар, ә бүген – поликлиника», – дип билгеләп үтте Михаил Мурашко. Ул хәбәр иткәнчә, илдә балаларга ярдәм итү буенча хәл бик нык үзгәргән. «Туганнан соң ук балага тумыштан һәм нәселдән килгән авыруларны ачыклау өчен махсус тестлар үткәрелә», – дип тулыландырды министр.

Исегезгә төшерәбез, хастаханә көненә 180 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Ул Дәрвишләр һәм күрше поселоклардан 11,5 мең балага һәм яшүсмергә хезмәт күрсәтәчәк. Медицина учреждениесе иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган. Хастаханәдә инфекцион блок, 10 урынлык көндезге стационар, лаборатория, реабилитация залы каралган, тәүлек әйләнәсе травматология пункты эшли. Дәрвишләр бистәсе балаларын беренче тапкыр өстәмә рәвештә гинеколог, ортопед, травматолог, уролог, психолог, психиатр, гастроэнтеролог, стоматолог һәм логопед кабул итәчәк.

Килүчеләргә уңайлы булсын өчен бинада уен бүлмәләре, буфет, иркен холллар, ана һәм бала бүлмәсе белән төзекләндерелгән көтү зоналары каралган. Шулай ук гражданнарның аз хәрәкәтләнүче төркемнәре өчен барлык шартлар да оештырылган.

Фоторепортаж
Казанның Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы филиалы ачылды
Барлык яңалыклар