В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аның киңлеге 5 метрга артачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы февраль). Быел Казанның Авиатөзелеш районының Борисоглебское поселогында Коры елга аша күпер реконструкцияләнәчәк. Аны ташландык суларны агызу системасы белән җиһазлау планлаштырыла, бу исә аларны елгага чыгарыр алдыннан чистартырга, шулай ук барлык терәкләрне һәм нигез конструкцияләрне алыштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, күпернең киңлеге 10,5 тән 15,6 м га кадәр артачак. Шулай ук тротуар зоналары да сизелерлек киңәячәк – һәрберсе 70 см дан 2,2 м га кадәр.
Эшләр башкарылган вакытта транспорт хәрәкәте өчен күпер янында вакытлы әйләнеп узу юлы ачылачак.