В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Экологик акциягә теләге булган һәркем кушыла алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь, Дмитрий Никитин). 17 нче сентябрьдә Казанның сирәк үсемлек төрләре питомнигында экологик акция узачак, анда шәһәрдә яшәүче теләсә кайсы кеше 50 усак үсентесенең берсен утырта алачак.
«Мондый акция беренче тапкыр гына узмый. Бу юлы агачлар питомник территориясе кырые буйлап утыртылачак һәм киләчәктә яшел койма булачак», – дип сөйләде экоакцияне оештыручы һәм катнашучы Тимур Ескараев.
Ул билгеләп үткәнчә, усакның триплоид төре гадәтидән туры һәм зифа кәүсә, ак үзагач, тиз үсүе, бөҗәкләргә каршы торучанлыгы һәм үзәге черемәү белән аерылып тора. 25 ел эчендә триплоид усак зур агачка әйләнәчәк.
Оештыручылар шулай ук Волгоград янында урнашкан Волго-Ахтуба тугае имәнлекләреннән экоактивистлар җибәргән имән чикләвекләрен утыртырга планлаштыра.
Акция 10.00 сәгатьтә башлана. Җыюлу урыны – Торфяная урамындагы 61 нче номерлы йорт янында, Казансу елгасы яры буенда. Җәмәгать транспортында килүчеләрне оештыручылар 10:00 сәгатьтә «2 нче переезд» тукталышы (Компрессор заводыннан Дәрвишләр бистәсе ягына таба барганда киләсе тукталыш) янында каршы алачак.
Бүгенге көндә питомникта себер кылыч уты, күләгә сыраҗы, ике яфраклы төнге миләүшә, иткызыл бармактамыр, имән, миләш һәм ирга үсә.
Чара Казан шәһәренең Совет районы администрациясе ярдәме белән уза.