Катнашучылар территорияне җыештырачак һәм сулыкны төзекләндерүдә ярдәм итәчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 3 нче июнь). 5 нче июньдә Казанның Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр питомнигы территориясендә өмә узачак. Акция Бөтендөнья табигатьне саклау көненә багышланган.
Катнашучылар территорияне җыештырачак һәм сулыкны төзекләндерүдә ярдәм итәчәк. Моннан тыш, программада ТР Социаль-экологик берлеге рәисе, техник фәннәр кандидаты Сергей Мухачев, биолог Антон Бортяков һәм экоактивист Тимур Ескараевтан лекцияләр һәм экскурсияләр каралган. КНИТУ каршындагы «Наука на ладони» түгәрәгенең активистлары һәм укучылары Кызыл китапка кертелгән үсемлекләргә игътибар Казан экологиясе өчен нилектән мөһим һәм питомникта аларны ничек үстерүләре турында сөйләячәкләр.
Өмә 11:00 сәгатьтә башлана, теләге булган һәркем катнаша ала. Очрашу урыны – «2 нче переезд» транспорт тукталышы. Казансуны үстерү стратегиясенең Telegram-каналында 1, 4, 25, 84, 91 нче номерлы автобусларда барып җитәргә мөмкин, дип хәбәр ителә.