Эксперт Артур Дегтярев шәһәр халкын кошлар дөньясы белән таныштырачак
Фото: Денис Гордийко
«Савиново» – «Казансуның үсеш стратегиясе»нең булачак паркы. Әлеге матур урында Кызыл китапка кертелгән кошлар яши – бакылдык үрдәктән алып ак песнәккә һәм зур күлбогага кадәр. Экскурсиядә катнашучыларны кошларның төрләре белән таныштырачаклар, шулай ук сайраулары буенча аерырга өйрәтәчәкләр.
Экскурсия 9:00 сәгатьтә башлана, катнашучыларны Чуйков һәм Гаврилов урамнары киселешендә шлагбаум янында көтәләр, һава торышы буенча киенергә һәм үзең белән бинокль алырга кирәк. Чарага теркәлү кирәк түгел, дип хәбәр итә оештыручылар.