В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Яшьләр оешмалары активистлары катнашында акция 16-нчы ноябрьдә узачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче ноябрь). 16-нчы ноябрь көнне Җиңү паркында 1941 елда һәлак булган герой-панфиловчыларны искә алачаклар. Яшьләр оешмалары активистлары Мәңгелек утка чәчәкләр салачак.
Анда «Форпост» яшьләр патриотик оешмасы һәм «Курс» хәрәкәте, «Казан рубежы» хәрби-тарихи клубы, Студентлар эзләү отрядларының Казан берләшмәсе һәм Казанның ирекле халык дружинасы активистлары катнашачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Чәчәкләр салу вакытында почет каравылында 1941 еллардагы форма үрнәкләреннән яшьләр басып торачак. Акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Чара 14.00 сәгатьтә башлана.