Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.04.2019, 14:15

Казанның Җиңү паркында 1945 елның май аендагы җиңү рухын кабат яңартачаклар

Паркта 1945 елның маенда шәһәрләрдә уйнаган хәрби тынлы оркестр башкаруында бию көйләре яңгыраячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). 9-нчы майда Казанның Җиңү паркында Җиңү рухын яңадан торгызачаклар. Паркта 1945 елның маенда шәһәрләрдә уйнаган хәрби тынлы оркестр башкаруында 30-40-нчы еллар бию көйләре яңгыраячак.

«РиоРита – җиңү шатлыгы» арт-проекты – Россиядә Җиңү маеның беренче шәһәр атмосферасын яңарту. Беренче тапкыр проект Санкт-Петербургта 2016 елда тормышка ашырылган. Ул төрле буын, төрле яшьтәге, төрле һөнәрле кешеләрне, бердәм хис-кичерешләрне һәм сәяси карашларны – җиңүче ил гражданнарының ихлас шатлыгын берләштерүгә юнәлдерелгән.

«Сугыш тәмамлануы – буыннарны берләштергән зур бәйрәм. «РиоРита – җиңү шатлыгы» проекты әлеге бәхетле мизгелләрне гәүдәләндерә. Без бүгенге көнгә кадәр сугышның соңгы көнендә кичке сәгать алтыда кешеләрнең йөрәген биләп алган шатлык хисләрен йөрәгебез аша уздырабыз. Бу Бөек Җиңү турындагы истәлек һәрвакытта да буыннан-буынга тапшырылачак», – дип фикерләре белән уртаклашты Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов.

Музыкаль программа 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр мәдәният идарәсендә.

Барлык яңалыклар

Казанның Җиңү паркында 1945 елның май аендагы җиңү рухын кабат яңартачаклар

<p> (Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). 9-нчы майда Казанның Җиңү паркында Җиңү рухын яңадан торгызачаклар. Паркта 1945 елның маенда шәһәрләрдә уйнаган хәрби тынлы оркестр башкаруында 30-40-нчы еллар бию көйләре яңгыраячак. </p> <p> «РиоРита – җиңү шатлыгы» арт-проекты – Россиядә Җиңү маеның беренче шәһәр атмосферасын яңарту. Беренче тапкыр проект Санкт-Петербургта 2016 елда тормышка ашырылган. Ул төрле буын, төрле яшьтәге, төрле һөнәрле кешеләрне, бердәм хис-кичерешләрне һәм сәяси карашларны – җиңүче ил гражданнарының ихлас шатлыгын берләштерүгә юнәлдерелгән. </p> <p> «Сугыш тәмамлануы – буыннарны берләштергән зур бәйрәм. «РиоРита – җиңү шатлыгы» проекты әлеге бәхетле мизгелләрне гәүдәләндерә. Без бүгенге көнгә кадәр сугышның соңгы көнендә кичке сәгать алтыда кешеләрнең йөрәген биләп алган шатлык хисләрен йөрәгебез аша уздырабыз. Бу Бөек Җиңү турындагы истәлек һәрвакытта да буыннан-буынга тапшырылачак», – дип фикерләре белән уртаклашты Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов. </p> <p> Музыкаль программа 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр мәдәният идарәсендә. </p>