Вандаллар ЗИС-5 санитария автомобиле ишеген өзгәннәр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче май). Казанда Җиңү мемориаль паркында 22-нче майга каршы төндә билгесез затлар һәйкәлгә - хәрби техниканың күргәзмә үрнәгенә зыян китергән. Вандаллар ЗИС-5 санитария автомобиле ишеген өзгәннәр. Һәйкәл Парклар һәм скверлар дирекциясе хезмәткәрләре көче белән тиз арада төзекләндерелде.
Соңгы ай эчендә бу шәһәрнең иҗтимагый киңлекләрендә булган вандализмның беренче очрагы түгел. Исегезгә төшерәбез, атна башында вандалларның түбән яктырту прожекторларыннан 16 металл рәшәткәне урлавы һәм «Крылья Советов» паркында чүп савытын сүтүе билгеле булды. Ә апрель ахырында билгесезләр «Фестиваль» бульварындагы фонарьларны ваттылар.
Казан парклары һәм скверлары дирекциясе шәһәрлеләрдән һәм кунаклардан парклар һәм скверлар территориясендәге объектларга сак карарга сорый.