Ул Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылуына сигез ел тулуга багышланган.
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр халкын сәхнәдән Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов сәламләде.
«Кырым язы» – «Россия. Кырым. Донбасс» шигаре белән бөтен ил буенча уза торган бөтенроссия акциясе. Ул махсус хәрби операцияне гамәлгә ашыручы Россия Кораллы Көчләренә теләктәшлек белдереп уздырыла.
Җиңү паркында узган акциядә патриотик иҗтимагый берләшмәләр, ветераннар һәм яшьләр оешмалары, шәһәр халкы катнашты.
Шәһәр халкы өчен паркта кыр кухнясы эше һәм концерт программасы оештырылган иде. Сәхнәдә республика һәм аның башкаласының иҗат коллективлары чыгыш ясады, алар арасында «Волга-Волга» вокал-инструменталь ансамбле, «Ворожея» ансамбле һәм башкалар бар иде.
Концерт башланыр алдыннан автомобильчеләргә патриотик символика төшерелгән ябыштыргычлар һәм флаглар өләшенде.