Ул Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылуына сигез ел тулуга багышланган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы март). 18 нче мартта Казанның Җиңү паркында «Кырым язы» патриотик акциясе узачак. Ул Кырым һәм Севастопольнең Россия белән кушылуына сигез ел тулуга багышланган.
Җиңү паркында узган акциягә күп кенә патриотик иҗтимагый берләшмәләр, ветераннар һәм яшьләр оешмалары кушылды инде.
17:00 сәгатьтә башланачак концертта республика һәм башкаланың иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, алар арасында «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле, «Ворожея» ансамбле, Раяз Фасыйхов һәм башкалар бар, дип хәбәр итә Казанның Мәдәният идарәсе матбугат хезмәте.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел «Кырым язы» бөтен ил буенча «Россия. Кырым. Донбасс» шигаре астында уза. Ул махсус хәрби операцияне гамәлгә ашыручы Россия кораллы көчләренә теләктәшлек күрсәтү булып тора.