В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Истәлекле чаралар "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында зур концерт белән тәмамланачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). 15 февральдә Әфганстаннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга 30 ел тулуны билгеләп үтәләр. Бу дата уңаеннан Казанда берничә бәйрәм чарасы үткәреләчәк.
15 февральдә Җиңү паркында Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган митинг узачак. Митингта шәһәр һәм республиканың беренче затлары, иҗтимагый һәм яшьләр оешмалары, студентлар һәм мәктәп укучылары катнашыр дип көтелә. Чарага килүчеләр барысы да хәрби-кыр кухнясында әзерләнгән армия боткасы һәм кайнар чәй белән сыйлана алачаклар. Митинг Җиңү паркында Мәңгелек ут янында 10.00 сәгатьтә башлана.
Искәртеп узабыз, тиздән Җиңү паркында әфганчылар хөрмәтенә яңа һәйкәл куелачак. Һәйкәлне Җиңү паркы территориясенә күчерү һәм монументны киңәйтү турындагы карар әфганчылар мөрәҗәгатеннән соң барлыкка килде.
16 февральдә "Мәскәү" мәдәният үзәгендә Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын чыгаруга багышланган концерт узачак. Концерт кысаларында Әфган сугышы чорындагы истәлекле предметлар экспозициясе, әфганчыларга һәм яшьләр сәясәте активистларына Казанның патриотик хәрәкәтен үстерүгә керткән өлеше өчен шәһәр һәм республика бүләкләрен тантаналы рәвештә тапшыру булачак. Концерт 12.00 сәгатькә планлаштырылган.
Истәлекле чаралар 19 февральдә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында зур концерт белән тәмамланачак. Тантаналы кичәгә бөтен республикадан Әфганстан ветераннары җыела. Кичә программасында фуршет һәм республика бүләкләрен тапшыру каралган. Концерт 14.00 сәгатьтә башлана.