Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.05.2021, 11:24

Казанның Җиңү паркында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алдылар

Чәчәкләр салу тантанасында Р.Миңнеханов, А.Песошин, Ф.Мөхәммәтшин, М.Шәймиев, И.Метшин һәм башкалар катнашты.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы май, Ксения Швецова). Бүген Казанда Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү көнендә Мәңгелек утка һәм һәлак булган Сугышчыларның аналары һәм толлары монументына чәчәкләр салу тантанасы булды. Җиңү паркында узган тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Казан Мэры Илсур Метшин, ТР Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров, Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәлак булган фронтовикларның туганнары һәм якыннары, шулай ук шәһәр халкы катнашты.

Тантанада катнашучылар Дан Мемориалы колоннадасындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шуннан соң Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырады. Җыелганнар шулай ук узган елда ачылган Совет солдаты һәйкәленә, һәлак булган сугышчыларның Аналары һәм тол хатыннары монументына һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булган диңгезчеләр мемориалына чәчәкләр салдылар. Фронттан кайтмаганнарның барысын да искә алып, күккә ак күгәрченнәр очырдылар.

Татарстан Президенты җыелучыларны Җиңү бәйрәме белән котлады, ветераннар белән аралашты һәм берничә истәлекле фоторәсем ясады.

Тантанада катнашучылар шулай ук паркта 9-нчы майга ачылган «Хезмәт батырлыгы шәһәре» фотокүргәзмәсен карадылар, анда республиканың Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында кызыклы тарихи фактлар белергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, сугыш елларында 700 мең татарстанлы фронтка киткән, шуларның яртысы диярлек өйләренә кайтмаган.

Узган ел Казан башка 19 шәһәр белән беррәттән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Сугыш елларында ТАССР башкаласы илнең иң мөһим тыл үзәкләренең берсе булды. Шәһәрдә сугыш җаена 139 сәнәгать предприятиесе үзгәртеп корылган, тагын 70 предприятие илнең үзәк һәм Көнбатыш төбәкләреннән эвакуацияләнгән. Предприятиеләрдә Кызыл Армия ихтыяҗлары өчен 600-дән артык исемдәге корал, сугыш кирәк-яраклары әзерләнгән.

Тантанага кушылып, һәлак булган сугышчыларны һәм шәһәр халкын искә алдылар. Алар арасында – Халыкара сервис көллияте укучысы Евгения Семенова, ул үзенең курсташлары белән паркка кызыл канәфер бәйләме белән килгән иде. «Ел саен без Җиңү көнен бәйрәм итүдә катнашырга, барлык инициативаларны хупларга тырышабыз, – дип сөйләде ул. – Чәчәкләр салу – бәйрәмнең иң мөһим өлешләреннән берсе. Бөек Ватан сугышында минем бабам катнашкан, ул бүген юк, әмма бу көнне мин аны һәрвакыт искә төшерәм».

Исегезгә төшерәбез, шәһәр халкы өчен бәйрәм хөрмәтенә зур мәдәни программа әзерләнгән, аның белән ссылка буенча танышырга мөмкин.

Фоторепортаж
Җиңү паркында чәчәкләр салу, 09.05.2021
Видеорепортаж
09.05.2021 10:42
Казанның Җиңү паркында һәлак булган сугышчыларны искә алдылар
Барлык яңалыклар